Кайбычның бер авылында 81 яшьлек сугыш чоры баласы берүзе зиратны җыештырган

Рәшит Әһлиуллин туганнары булмаганнарның каберләрләрендәге ташларны торгызды, чистартты.

(Кайбыч, 11 май, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Гөлназ Гыйльметдинова). Кайбыч районының Чүкри–Алан авылында яшәүче 81 яшьлек сугыш чоры баласы Рәшит Әһлиуллин берүзе зиратны җыештырып чыккан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ул 1939 елның 30 апрелендә Чүкри-Алан авылында туган. Балачагы авыр сугыш елларына туры килгән. Туган авылы өчен җан атып яши торган кешеләрнең берсе ул.

Рәшит абый авыл зиратын җыештырды, чыбык-чабыкларын якты. Туганнары булмаганнарның каберләрләрендәге ташларны торгызды, чис­тартты.

«Бу зиратны олы яшьтәге кешеләрдән башка кем чистартсын инде, анда безнең ата-бабаларыбыз, туганнарыбыз җирләнгән. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белергә кирәк», — ди ул.

Олы Урсак авыл җир­ле­ге башлыгы Габбас Зин­нәтуллин да Рәшит абый турында үз фикерен әйтте.

«Рәшит абый кебек олы җанлы кешеләр авылларда күбрәк булсын иде әле ул. Мин аны бик хөрмәт итәм. Чыннан да, Чүкри-Алан авылы зиратының хәле элек канәгатьләнерлек түгел иде. Әле үзара салым программасы кертелгәнчегә кадәр үк инде ул анда кулыннан килгәнчә тәртип кертте», — диде ул.

«Аннан соң, үзара салым акчасына тирә-ягын тотып алдык. Рәшит абый һәр елны зиратны чистарта, көн саен диярлек шунда бара. Авыл җыенында, башкаларга үрнәк булсын дип, бүләк тә тапшырдым аңа. Ул үзе бик озак еллар буена колхозда шофер булып эшләде. Елның 365 көнендә дә эштә булды. ТАССР чорында эшләгән чын хезмәт кешесе ул», — диде Олы Урсак авыл җир­ле­ге башлыгы Габбас Зин­нәтуллин.

,