Чирмешәндә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан ике меңләп карагай агачы утырттылар

Истәлекле чарада район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да катнашты.

(Чирмешән, 11 май, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). Чирмешәннең көнчыгышында, ягулык салу станциясе артындагы территориядә киләчәктә 2 меңләп төп карагай агачы үсәчәк. Аларның үсентеләрен ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан утырттылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ярты гектар мәйданда өч яшьлек агач үсентеләре утыртылды. Сабантуй» чишмәсе янында, юл аша, Миләшле урамы очындагы калкулык битендә тамыр җибәрәчәк үсентеләр бер ун елдан кеше биеклек булачак икән.

- Карагай ул — чыршы, наратка охшаш, язын бик матур итеп ачык яшел төстә энәләрен җибәрә, тик кышын аларны коя. Шуңа, бу парк кышын да яшел булып күренсен өчен, территорияне чыршы агачлары белән өстәмә тулыландырачакбыз, — ди «Чирмешән урманчылыгы» җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин.

Истәлекле чарада район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да катнашып, үзе дә паркта үсентеләр утыртты һәм әлеге игелекле гамәлләре өчен урманчыларга рәхмәтен җиткерде.