Мөслимгә “Китап кортлары” җыелачак

Иҗади конкурслар, шигъри аланнар һ.б. мәйданчыклар эшләячәк,китап сәүдәсе,сәнгать мәктәбе укучыларының кул эшләре,китап күргәзмәсе оештырыла.
(Казан, 11 май, "Татар-информ", "Авыл утлары"). 12 май көнне Мөслим районының “Кояшлы Ык” яр буе ял зонасындагы афитеатрда “Китап корты” исемле әдәби фестиваль узачак. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Программада  шигырь уку, якташ шагыйрьләр чыгышы, концерт номерлары каралган. Яр буенда уеннар, иҗади конкурслар, шигъри аланнар һ. б. мәйданчыклар эшләячәк, китап сәүдәсе, сәнгать мәктәбе укучыларының кул эшләре, китап күргәзмәләре оештырыла. 
 
“Мин укырга яратам” фотомәйданында фотога төшәргә, “Тәмле алан”да карабодай боткасы белән сыйланып, кайнар чәй эчәргә була. 
 
Кечкенәләрне мультфильм геройлары көтә. Шулай ук аттракционнар эшләячәк, диелә хәбәрдә.