11 майның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Татарстанда 33 градус эссе булачак, Татарстан Президенты Брянск өлкәсе губернаторы белән очрашты.

Миңнеханов: Авыл хуҗалыгы буенча Брянск өлкәсенең тәҗрибәсе Татарстанга кызыклы / Татарстан Президенты Брянск өлкәсе губернаторы Александр Богомаз белән очрашты.

Татарстанда 200 мең гектардан артык мәйданда уҗымнар һәлак булган / Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уҗымнар һәлак булу буенча документлар кабул итә башлый.

Татарстанда 33 градус эссе булачак / Республикада яшенле яңгырлар һәм көчле җил булырга мөмкин.

Ришат Төхвәтуллин: Татар җырын югалтмас өчен дәүләт стратегиясе кирәк / Җырчы фикеренчә, түбән зәвыклы җырларның 30 процентын булса да киң кулланылышка чыгармаска кирәк.

Татарстан синоптиклары урман янгыннары ихтималы турында кисәтә / Республика территориясендә штром кисәтүе игълан ителде.

Казанда “Төшке ялдан соң” спектакле премьерасы булачак / Мөдәррис Әгъләмов шигыре буенча куелган спектакльнең режиссеры - танылган шагыйрә Йолдыз Миңнуллина.