Кеше хокуклары буенча совет туган телнең мәҗбүри булмавына борчыла

Туган телне мәҗбүри укытмау милләтара низагка сәбәп булырга һәм Россия халыкларының телен саклауны куркыныч астына куярга мөмкин.

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Россия Президентының Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча советы туган телне укытуны мәҗбүри итмәү ниятләре өчен борчыла. Бу хактагы мәгълүмат Кеше хокуклары буенча совет сайтында урнаштырылган.

Россия Дәүләт Думасына “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы законга үзгәреш кертүче закон проекты кертелгән иде. Документ авторлары туган телне ирекле өйрәнергә тәкъдим итә.

“Шулай итеп, балалар белән ата-аналар сайлау алдында кала - башка кызыклы курслар урынына, һөнәр өлкәсендә көндәшлекләрен киметеп туган телне сайларга яки туган телне укымаска тиеш була. Болай булган очракта, балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләп булмый. Аны өйрәнү өстәмә йөк булачак”, - дип хәбәр иттеләр Россия Президентының Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча советта.

Бу тәкъдим милләтара татулыкны боза. Россия халыкларының телләрен саклауны куркыныч астына куя. Туган телне куллануда Конституция хокуклары гарантияләрен киметә. Шулай ук республикаларның Россия составында үз дәүләт телләрен белдерү хокукын юк итә, дип билгеләп үтте совет әгъзасы, мәдәни хокуклар, мәгариф һәм фән буенча даими комиссия рәисе Анита Соболева.

Кеше хокуклары буенча совет әгъзалары фикеренчә, мәктәптә дәүләт телләрен мәҗбүри дәресләр исәбеннән алу бу телләрне акрынлап дәүләт идарәсе өлкәсеннән кысрыклап чыгаруга, шулай ук бу телдә сөйләшүчеләр һәм телне аңлаучылар саны кимүгә китерәчәк.

Туган телдә белем бирүне бары тик дәүләтнекенә күчерергә омтылу милләтара киеренкелеккә китерергә мөмкин. Мисал өчен, Латвиядә шундый вазгыять күзәтелә, рус мәктәпләрендә өлкән сыйныф укучылары туган телдә укый алмый, дип искәрттеләр советта.

Безнең закон чыгаручылар туган телдә белем бирүне саклау һәм үстерү, аны куллану өлкәсен киңәйтү урынына кире юнәлештә барырга тәкъдим итәләр.

“Тәҗрибәдән күренгәнчә, иртәме яки соңмы тел хокукларын бозу җитди социаль низагларга китерүен күрсәтә. Украинадагы конфликт та нәкъ менә рус телен тыюдан башланды, Латвиядәге рус телле халыкта өлкән сыйныфларда рус телен укытмау кәнәгатьсезлек тудыра”, - дип сөйләде совет рәисе Михаил Федотов.

Тиздән Совет бу закон проекты буенча эксперт нәтиҗәсен әзерләргә ниятли, дип билгеләп үтте Федотов.

  • Хәзер туган телне теләк буенча гына өйрәнүгә каршы имза җыялар. Петицияне 17 меңнән артык кеше имзалаган.