Россиялеләрнең өчтән бере үзлегеннән дәвалана

Үзләрен начар хис итүдә Россия халкының күпчелеге төп сәбәп итеп стрессны саный.

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Авырган очракта Россиядә яшәүчеләрнең өчтән бере үзлегеннән дәвалана. Шуның белән бергә, 46 проценты, димәк күпчелек, дәүләт медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итә. Һәр унынчы кеше түләүле клиникага бара. Ә Россиядә 1 процент халык үз акчасын халык дәвачыларына бирергә дә риза. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге шундый мәгълүматлар җиткерә, дип хәбәр итә РИА Новости.

Россия халкының күпчелеге сәламәтлекләрен уңай яктан бәяли  – өчтән береннән күбрәге үзләрен яхшы хис итүләрен, яртысыннан артыгы әйбәт булуын җиткерә. Үзләрен начар хис итүдә Россия халкының күпчелеге төп сәбәп итеп стрессны саный. Алар аны эштә дә ала, дәвалану һәм даруларга акча җитмәү, шулай ук экологик вазгыять тә тәэсир итә.

Шуның белән бергә, һәр өченче кеше үзен сәламәт дип саный. Һәр икенче кеше сәламәтлеген канәгатьләнерлек дип, сораштыруда катнашучыларның 15 проценты гына хәленең начар булуын җиткергән.