Россиядә каберлекләрнең электрон картасы булдырылды

Проект әлегә Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәләрендә генә гамәлдә.

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Россиядә каберлекләрнең электрон картасы булдырылды. “Кладбищароссии.рф” проекты әлегә Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәләрендә генә гамәлдә. Бу хакта «Известия» яза.

“РусКладбища” генераль директоры Максим Логанов проектның максаты илдәге каберлекләрнең максималь тулы базасын булдыру икәнен җиткергән. Компаниягә шәхси мәгълүматлар белән эшләүгә рөхсәтне Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роскомнадзор) биргән. Шулай да, сайтта бу өлкәдә бөтен мәгълүматны шунда ук белеп булмый. Аның өчен төгәл кешенең исем-фамилиясе, әтисенең исеме, яисә туган, вафат булган еллары буенча эзләргә кирәк була. Җирләнгән урынын картадан күреп булачак – проект “Яндекс.Карталар” сервисын куллана.

Логанов сүзләренчә, җирләү буенча тулы базагына түгел, фотографияләр буенча да маршрут булдырылачак. Киләчәктә проект сайтында җирләү хезмәтләре буенча реклама урнаштыру мөмкинлеге дә кертеләчәк. Соңгы юлга озатуны оештыру һәм каберләрне карап тору мөмкинлеген булдыру да күзаллана.

Каберләрне “цифрлауны” 2016 елда Россия Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш министрлыгы тәкъдим иткән булган. Пилот проект 2017 ел башында гамәлгә керергә тиеш булган, әмма ул эшләнмәгән, дип искәртә басма.