Татарстан синоптиклары һава торышы бозылу турында кисәтә

Иртәгә урыны белән яшен, боз яву һәм көчле яңгыр көтелә

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Татарстанда һава торышы кискен бозыла, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе. 

12 май көннең икенче яртысында һәм кич, 13 май төнендә Татарстан территориясендә актив фронталь бүлекләр узган вакытта урыны белән яшен, боз яву һәм көчле яңгырлар көтелә.

Җил көчәйгәндә секундына 15-20, урыны белән 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.