Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эшкәртү-җитештерү тармагыннан 1 атна эчендә 100 дән артык кеше эшсез калган
Бер атнада эштән җибәрелгән хезмәткәрләр саны буенча икенче урында - күпләп һәм ваклап сәүдә итү өлкәсе
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). 4 майдан алып 11 майга чаклы булган хисап атнасында эшсез дип танылганнар арасыннан 103 кеше эшкәртү-җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моңа охшаш хәл икътисади эшчәнлекнең башка төрләрендә дә очрый. Мисал өчен, күпләп һәм ваклап сәүдә итү тармагында 91 кеше эшсез дип билгеләнгән.
Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: күчемсез милек белән операцияләр - 55, мәгариф өлкәсе – 44, транспорт һәм элемтә – 41, финанс эшчәнлеге - 39, төзелеш – 37, коммуналь хезмәтләр күрсәтү – 35, дәүләт идарәсе һәм хәрби куркынычсызлык -28, сәлаәмтлек саклау - 26 һ.б.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз