Санкт - Петербургта Муса Җәлилгә һәйкәл ачыла

Легендар шагыйрь сынын Әхнәф Зыякаев иҗат итте

(Санкт - Петербург, 11 май, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). 2011 елның 19 маенда Санкт - Петербургта татар халкының данлы улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, билгеле антифашист, герой - шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачылачак.
Төньяк башкалада Муса Мостафа улы Җәлилов (Җәлил)гә һәйкәл куелу табигый. Татар шагыйре Волхов фронтында Ленинградны яклап көрәшкән, 2нче удар армиядә өлкән политрук «Отвага» гәзите хәбәрчесе булган. Биредә пленга төшкән. Муса Җәлил Ырымбур өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында 1906 елның 15 февралендә ярлы крәстиән гаиләсендә туган. 1929 елдан ВКП(б) әгъзасы була. Ырымбурдагы "Хөсәения" мәдрәсәсендә, Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң Татар мәгариф белеме институтына әйләндерелә, белем ала. 1919 елда комсомолга керә. Гражданнар сугышында катнаша. Дутов белән көрәшкән. Ул вакытта аның беренче шигырьләре басыла. Мәскәү дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. Университетны тәмамлаганнан соң Казанга кайта. Татар АССРы Язучылар берлеге рәисе һәм шәһәр Советы депутаты итеп сайлана. Төрле жанрларда җимешле эшли. Аның "Алтынчәч" һәм "Илдар" поэмаларына нигезләнеп Нәҗиб Җиһанов опералар яза. Аларның соңгысы Сталин премиясенә лаек була. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның июнендә Кызыл Армиягә чакырыла. Политсостав курслары тәмамлый. Ленинград һәм Волхов фронтларында көрәшә. 1942 елның 26 июнендә өлкән политрук Муса Җәлилов каты яраланып пленга эләгә. Шпандау концлагеренда төрмәдән качу өчен төркем оештыра. Ләкин бер бәндәчек аларны сата. Гестаповчылар Мусаны Берлинның Моабит төрмәсендәге аерым камерага яба. Ихтыярын сындыра алмагач, үлемгә хөкем итәләр. 1944 елның 25 августында Берлиндагы Плётцензее төрмәсендә гильотинода башын кисәләр. Озак вакытлар Муса Җәлилнең язмышы билгесез була. Фидакарь эзләнүләр шагыйрьнең фаҗигале язмышын ачыкларга ярдәм итә. Муса Җәлилнең төрмәдә язган "Моабит дәфтәрләрен" бельгияле антифашист Андре Тиммерманс алып кайта. Ул аларны Советлар Союзы консулына тапшыра. СССР Югары Советы Президиумының 1956 елның 2 февралендәге Указы белән немец-фашист басып алучыларына каршы көрәштә күрсәткән искиткеч батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Муса Мостафа улы Җәлиловка ( әдәби псевдонимы Муса Җәлил) Советлар Союзы Герое ( үлгәннән соң) исеме бирелә. Ленин ордены белән бүләкләнә. 1957 елда төрмәдә язган "Моабит дәфтәрләре" шигырьләре җыентыгы өчен Ленин премиясе лауреаты исеме бирелә. Дәфтәрләр Татарстан Республиасының берләштерелгән Дәүләт музеенда саклана.
Санкт - Петербургта Муса Җәлилгә һәйкәл Васильевский утравында Гаванская урамындагы 18нче санлы йорт янында куелачак. Һәйкәлне Башкортстанда туып - үскән татар сынчысы Тукай, Атаулла Баязитов, Пушкин һәм Гумилев һәйкәлләре авторы Әхнәф Зыякаев иҗат итте.