Без – табигать балалары

Кама Тамагында Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең хезмәткәрләре 12-14 яшьлек балалар өчен экологик чара оештырды

(Казан, 11 май, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Кама Тамагы муниципаль районының Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең хезмәткәрләре тарафыннан күп балалы, тулы булмаган, мөмкинлекләре чикләнгән ата-аналар, аз керемле тулы булган гаиләләрнең 12-14 яшьлек балалары арасында “Без – табигать балалары” дигән экологик чара оештырылды. Бу хакта ТР муниципаль районнары порталында хәбәр ителә.
Чараның барышында балалар “Кызыл китап”ка кертелгән хайваннар, кошлар, дару үләннәре турындагы белемнәрен ныгытты. “Элек-электән әби-бабаларыбызның “Тулы бәхет – туган якта “ дигән әйтеме бүген дә үзенең көчен югалтмаган. Туган ягыбызның матурлыгын күреп, аның кадерен белеп, байлыкларын саклап яши белү – бер яктан безнең бурычыбыз булса, икенче яктан ул безнең бәхетебез дә”,- дигән фикер чараның барышында ассызыкланып барылды.
7-9 яшьлек тамашачылар арасында уздырылган табышмаклар бәйгесе бу балаларның да табигать хәзинәләре турында белемнәре булуын күрсәтте. Чараның ахырында барлык балаларга да кечкенә генә бүләкләр тапшырылды.