news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районының Тенеки авылында соңгы буын көмешчене искә алдылар

Очрашуда көмешче турында видео карадылар.

Саба районының Тенеки авылында соңгы буын көмешчене искә алдылар
http://saby-rt.ru

(Саба, 11 апрель, «Татар-информ», «Саба таңнары»). Саба районы Тенеки авылы үзенең көмешчеләре белән илебезнең ерак өлкәләрендә дан яулаган. Алар кулы белән эшләнгән бизәнү әйберләре элек-электән һәркемне сокландырган һәм аларга һәркайда сорау булган. 

Саба туган якны өйрәнү музеенда «Районның күренекле шәхесләре» проекты кысаларында шушы гүзәллекне тудырган осталарның берсе Хәбибрахман Ганиевның кызы Миннегөл апа Нуриеваны «Туган якны өйрәнүчеләр» клубына кунакка чакырдык.

Очрашуда Миннегөл ханым әтисенең күп вакыт түземлек сорый торган эш белән яшьтән үк шөгыльләнә башлавын һәм еллар үткән саен камилләштерүен, бик осталар гына башкара ала торган кара алтынлау һөнәрен дә үзләштерүен сөйләде.

"Тарихчы Илдар абый Сафин төшергән видео язмаларны карап, Хәбибрахман бабай үзе һәм тормыш иптәше сөйләгәннәрен тыңлап, көмешче һөнәренең тырыш хезмәт, нык сабырлык тәлап ителгән икәнлегенә тагын бер кат төшендек. Кызганыч, Хәбибрахман бабайның эшен дәвам итүчеләр калмады», — дип сөйләде музей хезмәткәре Илсөя Билалова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100