Татарстан журналистлары Бөтенроссия конкурсында катнашуга чакырыла

Чара «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Татарстаннан журналистлары «В фокусе - детство» XI Бөтенроссия журналистлар эшләре конкурсында катнаша ала. Бу турыда конкурсның оештыру комитеты хәбәр итә.

Конкурсның исеме аның асылын чагылдыра. Массакүләм мәгълүмат чараларының игътибары балалар һәм гаилә иминлеге, ятим балалар, үсешендә кимчелекләр булган балалар, закон белән конфликттагы яшүсмерләр язмышына юнәлтелгән. Җәмгыятьнең игътибарын балалар һәм гаилә иминлеге проблемаларын хәл итүгә җәлеп итү, әлеге мәсьәләләрне массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль медиа мәйданнарында яктыртуның гамәлдәге стереотипларын үзгәртү максат итеп куелган.

Ел саен конкурска илнең 70 төбәгеннән 700дән артык гариза килә. Чара «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

Конкурс материалларын 2019 елның 1 октябреннән 2020 елның 1 октябренә кадәр басмаларда, интернет массакүләм мәгълүмат чараларында, теле- һәм радиокомпанияләрдә урнаштырылган авторлар катнаша ала. Конкурста шулай ук 13 - 17 яшьлек журналистлар һәм блогерлар - 3 мең аудиторияле тематик YouTube-канал авторлары, Instagram-блоглар авторлары үз көчләрен сынап карый ала.

Конкурс агымдагы елның ноябренә кадәр дәвам итәчәк, җиңүчеләрне Мәскәүдә бүләкләячәкләр.

Конкурста катнашу мәсьәләләре буенча Коммуникацияләр департаменты фондына (kcj_fond@mail.ru) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Чара турында тулырак мәгълүматны Авыр хәлдә калган Балаларга ярдәм итү фонды сайтындабелергә мөмкин.