Түбән Кама мэры авыл җирлекләрендә азык-төлек белән тәэмин ителү турында кызыксынды

Айдар Метшин Түбән Кама районы авыл җирлекләре башлыклары катнашында оператив штаб үткәрде.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Айдар Метшин Түбән Кама районы авыл җирлекләре башлыклары катнашында оператив штаб үткәрде. Штаб утырышы Кама Аланында онлайн режимда узды. Утырыш башланганчы, Айдар Метшин җирле кибетләрдә һәм даруханәдә булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Район башлыгы азык-төлек белән тәэмин ителеш турында кызыксынды. Бәяләргә дә игътибар итте. Бүгенге көндә Кама Аланы халкы азык-төлек белән тулысынча тәэмин ителгән. Тоткарлыклар юк. Сәүдә челтәрләренә продукция ике көнгә бер китерелә, бәяләр кискен артмаган.

Кибетләргә өстәмә рәвештә он, йомырка, май, кондитер әйберләре китерү көтелә. Алда — православие динендәгеләрнең Пасха бәйрәме, шуңа күрә йомырка, он һәм үсемлек маена ихтыяҗ артачак.

Даруханәләргә килгәндә, биредә, шәһәрдәге кебек үк, медицина битлекләре, антисептиклар дефицит товарлар рәтендә кала. Якын арада Түбән Кама районында битлекләргә кытлык мәсьәләсе хәл ителәчәк. Айдар Метшин бүген Казанга Кытайдан махсус җиһазлар килүе турында җиткерде. Шушы көннәрдә алар Түбән Камага кайтартылачак. «Айрон» җирле компаниясе аена 5 млн битлек әзерләүгә керешәчәк.

Утырыш барышында җирлек башлыклары авылларда оператив штаблар эше, профилактика чаралары турында сөйләде. Өлкәннәр белән аерым эш оештырылган. Районда бүгенге көндә барлыгы 11 209 пенсионер яши. 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнарның саны — 2016. Аларга үзизоляция шартларында күршеләр һәм волонтерлар ярдәмгә килә.

Авыл җирлекләрендә һәм Кама Аланында битлек тегү оештырылган. Бүгенге көндә инде 3 меңнән артык битлек тегелгән, беренче чиратта, аларны медицина хезмәткәрләре, хат ташучылар, сатучылар, социаль хезмәткәрләр, балалар бакчалары хезмәткәрләре һәм өлкәннәргә тараталар.

Штаб кысаларында шулай ук язгы кыр эшләре, янгын куркынычы чоры турында да фикер алыштылар. Айдар Метшин билгеләп үткәнчә, безнең бурыч — чәчү эшләрен вакытында һәм сыйфатлы башкарып чыгу, КФХ, фермерларга ярдәм итү. Быел авыл хуҗалыгы продукциясенә шәһәрдә ихтыяҗ зур булачак. Шуңа күрә авылда эшлекле активлыкны саклап калу гына түгел, аңа яңа этәргеч бирү дә мөһим.

Район башлыгы муниципаль дәрәҗәдә авыл хезмәтчәннәренә өстәмә ярдәм чаралары турында өйрәнеп, алдагы өч көндә тәкъдимнәр әзерләргә кушты.