Азнакай волонтерлары медицина хезмәткәрләрен дә кайгырта

Волонтерлар ашыгыч ярдәм машинасын бушлай юдыртуны оештырган.

(Азнакай, 11 апрель, «Татар-информ». «Маяк»). Азнакай районы волонтерлары көннән–көн активлаша. Алар медицина хезмәткәрләренә дә ярдәм иткән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ранас Фәрхетдинов тәүлегенә алтмышар чакыру алып, авырулар янына ашыккан ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен кофе белән сыйласа, Эльвира Гарифуллина ашыгыч ярдәм машиналарын бушлай юдыру, дезинфекцияләүне оештырган. Шәфкать ияләре волонтерларга чиксез рәхмәтле.