Апаста волонтерлар теккән саклык битлекләре авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә тапшырылды

«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе битлек тегү өчен 750 метр марля биргән.

(Апас, 11 апрель, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ләйлә Шиһабиева). Коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле, үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелүгә карамастан, Язгы кыр эшләрен вакытында башкарырга кирәк. Апаста волонтерлар теккән саклык битлекләре авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә тапшырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе битлек тегү өчен 750 метр марля биргән. Алар ярдәме белән 416 күп тапкыр кулланылышлы битлекләр тегелеп, хезмәткәрләргә таратылган. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Румия Идрисова хәбәр итте.

«Волонтерлар тарафыннан тегелгән битлекләр «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә тапшырылды. Кырда эшләүче механизаторларга хезмәт урыннарында бирелде», — диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Марат Гыйбадуллин 30 ел тракторда эшли. Быел да тимер аты белән язгы кыр эшләренә кереште. Ул Кызыл Тау авылы янәшәсендәге кырда тырмалау эшен башкара.

«Битлек киеп эшлибез, саклану чараларын күрәбез. Исән-сау чәчү эшләрен тәмамларга язсын», — диде Марат Гыйбадуллин.