11 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татфондбанк банкрот дип танылды, татар халык ашлары китабы әзерләнә, йөк транспортына чикләүләр кертелә, Бөгелмә йөзүчесе Будапештка барачак.
Алексей Песошин Россиядәге Бельгия-Люксембург сәүдә палатасы делегациясе белән очрашты/Россиядәге Бельгия-Люксембург сәүдә палатасына 1974 елда нигез салынган.
 
 
Депутатлар Арча педагогия көллиятендәге утырышта укытучылар әзерләү мәсьәләсен караячак/Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы узды.
 
 
Энгель Фәттахов укытучыларның квалификация күтәрү курсларыннан канәгатьсезлеген белдерде/Укытучылар Казанның Ротор урамындагы элеккеге тулай торакта квалификация күтәрә, ди министр.
 
 
Дамир Исхаков: 1 миллион татар, рус теленә күчүе аркасында, “телсез” калды/Галим Бөтенроссия халык санын алу вакытында татарларның башка милләтләр эчендә "эреп югалуын" билгеләп узды.
 
 
Татфондбанк банкрот дип танылды/Вакытлы администрация исәпләвенчә, Татфондбанкның бурычы 189 миллиард сумны тәшкил итә.
 
 
Татарстанда зур йөк транспорты хәрәкәтенә чикләү кертелә/Хокук бозучыларга җитди штрафлар яный.
 
 
Казанда Башкорт театры гастрольләре тарихи драма белән ачылды/Иртәгә гастрольләр лирик драма белән дәвам итәчәк.
 
 
Татарстанда Туфан Миңнуллин исемендәге театр фестивале барлыкка киләчәк/Түбән Кама Татар дәүләт драма театры Туфан Миңнуллин исемендәге “Вакыт кыңгыравы” дип аталган театр фестивале әзерли.
 
 
"Татреспотребсоюз" татар халык ашлары китабын әзерли/Берлекнең идарә рәисе Мәхмүт Фәттахов басманың бер елдан әзер булачагын белдерде.
 
 
Татарстан йөзүчесе Александр Красных дөнья чемпионатында катнаша/Бөгелмә йөзүчесе әлеге мөмкинлеккә Россия чемпионатында җиңү яулаганнан соң лаек булды.