Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 18,5 мең кв.м гомуми мәйданлы торак файдалануга тапшырылган

Республикада 193 ветеран өчен 37 йорт төзү дә дәвам иттерелә

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм ТР буенча Хезмәт инспекциясе 2015 ел башыннан 317 тикшерү үткәргәннәр. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен штрафлары 4 млн. 664 мең сумга җиткән 156 карар чыгарылган.  Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция  режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2015 елның беренче кварталында төзелеш өлкәсендә 13 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән 1се үлемгә, 12се авыр нәтиҗәләргә китергән. Ел башыннан 95 оешма дисциплинар җаваплыкка тартылган. Аның сүзләренчә, 10 апрельгә республикада 611,9 мең кв. м торак сафка бастырылган. Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 18,5 мең кв. метрлык 337 фатирга исәпләнгән 27 йорт файдалануга тапшырылган.

Бүгенгә арендалы торак төзү программасы кысаларында гомуми мәйданы 8 мең 119,8 кв. метрлык 2 йорт төзелгән.

Республикада 193 ветеран өчен 37 йорт төзү дә дәвам итерелә.

Ятим балалар хокукларын тәэмин итү өчен торак төзелеше турында Ирек Фәйзуллин тулырак сөйләде. Ул искәрткәнчә, 2015 елда 331 ятим баланы торак белән тәэмин итү каралган, фатирлар исә ТР Президенты каршыдагы Дәүләт торак фонды аша бирелә.

Илдар Халиков әлеге программада катнашучы бөтен ведомстволарга да эшләрен активлаштыруны сорап мөрәҗәгать итте.  

27 мартка 5  һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча 104,2 млн. сумга 37 сертификат теркәлгән. 2015 елда торак бирү исемлегенә 44 гаилә кертелгән.

“Парклар һәм скверлар” программасы буенча конкурс процедураларын әзерләү өчен Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсенә объектлар адреслары, мәйданнары һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслау лимиты күрсәтелгән исемлек имзаланды һәм җибәрелде. Министр сүзләренчә, исемлеккә, Әтнә районыннан башка, бөтен муниципаль берәмлекләр дә кертелгән,әлеге район финанслашуга раслама җибәрми калган. Финанслашудан башка парклар һәм скверлар программасы объектлары конкурс документларына кертелмиячәк.

Шулай ук Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров доклад белән чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов санитар-экология икеайлыгы кысаларында барысына да эшне активлаштырырга өндәде. Әлеге эшкә максималь игътибар җәлеп итәргә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында нәтиҗәләрне күрсәтергә кирәк, диде ул.