ТР Президенты Раифа монастыре каршындагы балалар приютына микроавтобус бүләк итте

Хәзер «Fiat Ducato» микроавтобусы балалар корпусында тәрбияләнүчеләрне күнегүләргә һәм мәктәпкә йөртәчәк

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Раифа ирләр Богородица монастыреның балалар корпусына микроавтобус тапшырдылар.
Балалар корпусында тәрбияләнүчеләр Республика федераль казначылык башлыгы Татьяна Нестеренкога транспорт белән бәйле проблемалар хакында ул Раифа монастырена визит белән килгәч сөйләде. Балаларның спорт белән шөгыльләнү өчен күнегүләргә йөрергә транспортлары юк икән.
“Бик тә Универсиадада катнашасым килә, - диде балалар корпусында тәрбияләнүче спортчы Вася Никаноров Татьяна Нестеренкога. – Тик менә күнегүләргә ешрак йөрисе иде”.
Берничә көннән соң балалар корпусына ТР Президенты исеменнән «Fiat Ducato» микроавтобусы бүләк иттеләр. Хәзер әлеге микроавтобус балалар корпусында тәрбияләнүчеләрне күнегүләргә һәм мәктәпкә йөртә, дип хәбәр итә Казан епархиясенең матбугат хезмәте.