Татарстанда Г.Тукай елына багышлап уздырыла торган чаралар турында - парламент комитеты утырышында

13 апрельдә ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Мәгариф” илкүләм өстенлекле проектын гамәлгә ашыруга күзәтчелек итү буенча комиссия белән берлектә уртак утырышын уздыра

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). 13 апрельдә ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Мәгариф” илкүләм өстенлекле проектын гамәлгә ашыруга күзәтчелек итү буенча комиссия белән берлектә уртак утырышын уздыра.

Билгеле булганча, бу көнне “Казан ярминкәсе”ндә иртән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы оештырган “Мәгариф. Карьера” дип аталган махсуслашкан унберенче күргәзмә ачыла.

Комитет һәм комиссиянең берләштерелгән утырышында инвалид балаларга дистанцион белем бирүне оештыру өлкәсендә “Мәгариф” илкүләм өстенлекле проектын тормышка ашыруның барышы турында фикер алышачаклар; ТР Мәдәният министрлыгының Татарстан Республикасында Габдулла Тукай елына багышлап уздырыла торган чаралар турында мәгълүматны тыңлаячаклар.

Шулай ук көн тәртибенә “Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музеен үстерүнең 2030 елга кадәр концепциясе” проекты; “Мәгариф турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты белән бәйле мәсьәләләр чыгарыла. Депутатлар “Россия Федерациясе халыклары телләре турында” РФ Законының 10 статьясына һәм “Мәгариф турында” РФ Законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” (Россия Федерациясе халыкларының башка телен өйрәнүнең мәҗбүрелеге өлешендә) федераль закон проектын да караячак. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итә.