Екатеринбургта Юрий Гагарин хөрмәтенә мәрмәр такта ачылачак

Мәрмәр тактаны эшләтүгә киткән акчаны Кировск районы Балалар сәнгать мәктәбе укучылары гыйнвар аенда ук җыя башладылар

(Екатеринбург, 11 апрель, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова). Беренче совет кешесенең космоска очуының 50 еллыгына багышланган мәрмәр такта Екатеринбургта барлыкка киләчәк. Аны ачу тантанасы 12 апрельдә Гагарин урамының 12-нче санлы йортында булачак.
Юрий Гагарин исеме белән Айдагы кратер һәм кечкенә планета, космонавтның туган шәһәре, Русиянең йөзләгән урамнары аталган. Алар арасында Екатеринбургтагы Гагарин урамы да бар. Урамның 12нче санлы йортында, космонавтика көнендә, илебез тарихының битенә алтын хәрефләр белән язылган вакыйганы мәңгеләштерү вакыйгасы мәрмәр такта ачу белән билгеләнәчәк, дип хәбәр итте Кировск районы администрациясе матбугат хезмәте.
Юрий Гагаринның космоска очуының 50 еллыгына багышланган мәрмәр тактаны Кировск районы администрация башлыгы Александр Лошаков, Русия космонавтика Ассоциациясенең Свердлау бүлеге һәм 21 гасыр очуы Свердлау өлкәсе клубы вәкиле Лев Струин, Кировск районы Ветераннар советы рәисе Анатолий Цветков ачуы көтелә. Тантанада Суворов хәрби училищесы оркестры чыгыш ясаячак. Аннары митингта катнашучыларга 3 санлы Балалар музыка мәктәбе укучылары концерты тәкъдим ителәчәк.
Мәрмәр тактаны эшләтүгә киткән акчаны Кировск районы Балалар сәнгать мәктәбе укучылары гыйнвар аенда ук җыя башлады.