Азнакайда 70 сугыш ветераны торак шартларын яхшыртуны сорап гариза язган

Бүгенге көнгә аларның 21е каралганлыкка белдерү кәгазьләре алган

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Азнакай шәһәренең көнчыгыш өлешендәге “Б” микрорайонының Радужная урамында социаль ипотека буенча төзелә торган 144 фатирлы йортта эш дәвам итә. Фатирлар якынча бүленгән: 24е коммерция, 120се социаль ипотека нигезендә биреләчәк. 120 фатирның беренче чиратта төзелгән кырыгында узган ел азагында өй туйлары узды. Йорт тулысынча 2012 елда тапшырылыр дип көтелә.
“Маяк” хәбәрләренә караганда, 2010 елда районның 335 ветераны һәм аларның тол хатыннары федераль бюджеттан бүленгән акча хисабына яңа фатирлар алган яки торак шартларын яхшырткан. Азнакай муниципаль районы башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге белгечләре белдерүенчә, 2011 ел башыннан 70 сугыш ветераны торак шартларын яхшыртуны сорап гариза язган. Үз чиратында, документ пакетлары тиешле министрлыкка җибәрелгән. Бүгенге көнгә аларның 21е каралганлыкка белдерү кәгазьләре алган.