«Салават күпере» журналы Россиядә иң зур тираж җыйган басмалар рейтингына кергән

Басма матбугат предприятиеләре индустриясе союзы рейтингында Татарстаннан «Республика Татарстан» һәм «Юлдаш» газеталары да бар.

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Басма матбугат предприятиеләре индустриясе союзы 2021 елның беренче яртысында иң зур тираж җыйган басмалар рейтингын төзегән. Исемлектә Татарстаннан өч басма кергән — региональ басма буларак «Республика Татарстан» газетасы (3 урын) һәм «Салават күпере» журналы (9 урын), федераль басма буларак, Дулкын», «Дин вә йола», «Сәламәт булыйк» һәм «Тормыш гыйбрәтләре» кушымталары белән бергә «Юлдаш» газетасы (4 урын).

Бу рейтинг ярты ел саен төзелә. Анда тиражда зур үсеш күрсәткән басмалар керә. Исемлеккә барлыгы 23 федераль һәм 9 региональ басма кергән. Милли басмалардан бу рейтингка бары тик татар телле басмалар гына керә алган. Беренче урында — «Российская газета», «Новая газета», «Комсомольская правда», төбәк басмалары арасында — «Липецкая газета», «Краснодарские известия», «Республика Татарстан». Рейтингта басмаларның тиражлары күрсәтелмәгән.

«Республика Татарстан» газетасы баш мөхәррире Александр Латышев әйтүенчә, газетаның гомуми тиражы — 22 мең, узган ярты еллыкка караганда үсеш күзәтелә. Үсешнең сәбәбен баш мөхәррир редакциянең һәм тираж арттыруның стандарт булмаган формаларын куллану белән аңлатты.

«Юлдаш» газетасында тиражны әйтергә теләмәделәр. «Моны без сер итеп саклыйбыз», — диделәр редакциядә.

«Салават күпере» журналы былтырның февралендә 6900 данә таралса, быел 15000. «Татар матбугаты бетә дигән сүз буш сүзләр. „Сабантуй“ журналы былтыр 2000 булган, быел 8000. Димәк, 23 мең бала үзе теләп журналларны яздыра һәм укый. Тираж ай саен арта бара, мартта 15300 итеп басылабыз, алга таба бу саннар артыр дип хыялланам», — диде журналларның баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.

Баш мөхәррир артуның сәбәбен журналның концепциясе үзгәрүдә, мультимедиа лаборатория эшләвендә күрә. «Балалар QR-код аша Ютуб-каналга кереп, үзләренә кызыклы видеоларны карый ала, бу аларга да, әти-әниләргә дә ошый. Безгә „Татмедиа“ генераль директоры Шамил Садыйков яңа идеяләр бирә, безнең бөтен башлангычларыбызга рухи яктан да, финанс яктан да теләктәшлек күрсәтә. Без бу күрсәткечләргә шушы ярдәм нәтиҗәсендә ирештек», — диде ул.