Бөгелмәдә «Май чабу» халык күңел ачу бәйрәме оештырылачак

Шәһәрдә бәйрәм чаралары ике мәйданчыкта узачак.

(Бөгелмә, 11 март, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмәдә, 14 мартта, 11.00 сәгатьттә Балалар паркында (Ленин урамы, 45) һәм 13 сәгатьтә Кызылармия урамында урнашкан Мәдәният һәм ял паркында узачак «Май чабу» халык күңел ачу бәйрәме узачак.

Бәйрәм чаралары программасында театральләштерелгән тамаша, концерт программасы, иҗади эшләнмәләр күргәзмәләре, майлы коймак рәтләре, «Май чабу» бәйрәме курчаклары ясау буенча мастер-класслар, коймак пешерү, карачкы яндыру каралган.