«Яңа Гасыр» телеканалы Җиңүнең 75 еллыгына «Батырларга хат» дигән проект башлый

Проектка төрле стильдәге хатлар кабул ителә.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтеләчәк. «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалы «Батырларга хат» дигән зур проект башлап җибәрә. Бу хакта ТНВ каналы хәбәр итте.

«Сугышта һәлак булган бабагызга яки туганнарыгызга хат языгыз. Аңа тормышыгыз турында, сугышчан хезмәте өчен ничек рәхмәтле булуыгыз, Бөек Ватан сугышында Җиңүне якынайткан һәркем турында хәтер саклавыбызны сөйләгез», — диелә телеканал хәбәрендә.

Хатлар төрле стильдә кабул ителә. Аларны 420095 индексы, Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 9 нчы йорт, Җиңүнең 75 еллыгы тамгасы белән яки 9may@tnvtv.ru электрон почтасы аша җибәреп була.