«Татар-информ»да Г. Ибраһимовның академик тупланмасын чыгару турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 12 мартта, 11:00 сәгатьтә, «Татар-информ»да татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның 15 томлы әсәрләр җыентыгының 6-10 томнары чыгуга багышланган матбугат конференциясе булачак.

Чарада ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты, филология фәннәре докторы, академик Дания Заһидуллина, ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары, текстология бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Марсель Ибраһимов, ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты текстология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Камил Әхсәнов Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты текстология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Әнисә Алиева катнашачак.

«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru