Талия Миңнуллина: Коронавируска карамастан, Татарстан Кытай белән эшләвен дәвам итә

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе сүзләренчә, вирус Кытай белән республиканың инвестицион элемтәләре өзелүгә сәбәп булмаячак.

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Дөньяда коронавирус таралуга карамастан, Кытай белән Татарстанның инвестиция базарында хезмәттәшлеге дәвам итә. Бу турыда ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.

«Без Кытай компанияләре белән проектлар буенча язышуны һәм эш алып баруны дәвам итәбез, чөнки аларның Татарстанда күптән яшәүче, йә Россиядә туып-үскән вәкилләре бар», — дип сөйләде Талия Миңнуллина.

Ул Кытайга командировкаларны РФ Тышкы эшләр министрлыгы киңәше буенча кичектерергә туры килүен өстәде. Моннан тыш, Кытай делегацияләрен кабул итүгә кайбер чикләүләр кертелде.

«Инвестиция эше бик катлаулы, күп баскычлы һәм вакытны күп ала. Аны туктату бик җиңел түгел. Коронавирусның вакытлы күренеш булуын аңлыйбыз, кайчандыр аның белән авыру очраклары кимиячәк, дип йомгаклады Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.