Санкт-Петербургта Мөхлисә Зарипова истәлегенә багышланган кичә узды

Хәтер кичәсендә Финляндиядән килгән кызы Ләйлә белән оныклары катнашты.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Васильев утравында Ислам мәдәният үзәгендә Санкт-Петербургның күренекле татар эшлеклесе Мөхлисә ханым Зариповага багышланган Хәтер кичәсе узды. Чара Санкт-Петербургның татар җәмәгатьчелеге тарафыннан оештырылды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкилеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәтер кичәсендә шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, иҗат эшлеклеләре, фикердәшләре, дуслары, Финляндиядән килгән кызы Ләйлә белән оныклары катнашты. Кичәдә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин катнашты.

Зарипова Мөхлисә Хәмзә кызы 1936 елның 5 августында Горький өлкәсенең Кызыл Октябрь районындагы Пица авылында туа. Ул Ленинградта татар һәм дини-мәгариф тормышына нигез сала. 1959 елдан А. А. Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, үзен филология өлкәсенә багышлый һәм 40 елдан артык гомерен әлеге эшчәнлеккә бирә.

Беренче «Сабантуй»ны һәм шәһәрдә татар иҗтимагый берләшмәләрен оештыручыларының берсе була. Үзгәртеп кору чорында Ленинград татарлары арасында рухи-агарту эшчәнлеген актив яңартучылардан санала. «Нур-Свет»иҗтимагый-сәяси татар газетасын булдыру инициаторы булып тора. 1987 елның февраленнән Мөхлисә Хәмзә кызы Мәдәният һәм техника Йорты каршындагы Гарәп теле курсларын җитәкли.