Галимнәр тәүлегенә тугыз сәгатьтән артык йоклауның куркыныч яклары турында белдерә

Озак йоклау акыл зәгыфьлегенә һәм Альцгеймер авыруына китерә.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Бостон университеты (АКШ) галимнәре тәүлегенә тугыз сәгатьтән артык йоклауның кеше организмына тәэсирен һәм сәламәтлегенә нинди зыян салуын билгеләгән.

«Мир» телеканалы хәбәр итүенчә, тикшеренүчеләр 13 ел дәвамында алып барган экспериментта озак йоклауның акыл зәгыфьлегенә һәм Альцгеймер авыруына китерүен ачыклаган.

Эксперимент кысаларында галимнәр 2,5 мең өлкән яшьтәге кешене өч төркемгә бүлеп,  тикшеренүләр алып баргангән. Беренчеләре - тәүлегенә алты сәгать, икенчеләре - алтыдан тугыз сәгатькә кадәр, өченчеләре тугыз сәгатьтән артык йоклаган .

Нәтиҗәдә, 234 ендә деменция билгеләре, 181ендә Альцгеймер авыруы ачыкланган. Авыручылар арасында 9 сәгатьтән артык йоклаучылар тегеләреннән шактый күп булган.

Галимнәр фикеренчә, йоклаганда кешенең баш мие кечерәя һәм бу гомуми интеллект кимүгә китерә.