“Яңарыш” монументына – Тарас Шевченко премиясе

“Яңарыш” монументына – Тарас Шевченко премиясе

(Симферополь, 11 март, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Симферопольнең Кырым инженерлык-педагогия университеты территориясендә 2004 елда Кырым татарларының украин һәм үзбәк халкына рәхмәт билгесе итеп төзелгән “Яңарыш” монументына Украинаның Т.Шевченко исемендәге дәүләт премиясе бирелде.

Монументның фикер авторы – Кырым инженерлык-педагогия университеты ректоры, профессор Фәүзи Якубов. Ә проект авторлары – Кырымтатар архитекторлары Зарема һәм Сәрвәр Нагаевлар. Украинада ел саен 10 кешегә Т.Шевченко исемендәге дәүләт премиясе бирелә. Аның күләме – 100 мең гривна, ягъни 20 мең долларга якын.

Монумент, нигездә, шул институт студентлары һәм педагоглар коллективы акчасына төзелде. Тик төзелеш азагында гына Кырым хөкүмәте дә бу эшкә 600 мең гривна бүлеп бирде. 2004 елның 18 маенда монументны тантаналы рәвештә ачу чарасында Украина премьеры В.Янукович, Румыния һәм Төркиянең Кырымтатар диаспорасы вәкилләре, шулай ук Татарстаннан Бөтендөнья татар конгрессыннан Фәүзия Бәйрәмова, Җәмил Сафиуллин һәм Рөстәм Гайнетдинов катнашкан иде.

Симферопольнең Таврия милли университеты территориясендә Украинаның татар эшмәкәре, Донецкиның “Шахтер” футбол клубы президенты Ринат Әхмәтов акчасына депортаяцияләү чорында һәлак булган Кырым татарлары истәлегенә тагын бер монумент төзелде. Ул быелның 18 маенда – Кырым татарларын массакүләм депортацияләү көненә туры китереп ачылачак.