Нәүрүз бәйрәме Г.Камал театры каршындагы мәйданда үтәчәк

Нәүрүз бәйрәме Г.Камал театры каршындагы мәйданда үтәчәк

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Дания Моисеева). Казан шәһәре хакимятенең милләтләр эшләре буенча бүлеге, Казанның Мәдәният идарәсе һәм Татарстанның милли-мәдәни берлекләре ассоциациясе 20 мартта үткәреләчәк Нәүрүз бәйрәменә әзерлек эшләрен башлады. Яз бәйрәме Г.Камал театры каршындагы мәйданда узачак.

Татарстанда да әлеге бәйрәмне уздыру традициягә әверелде. Аны оештыруда Урта Азия, Казакъстан, Әфганстан һәм Әзәрбәйҗан милли-мәдәни җәмгыятьләре, шулай ук милли-мәдәни берлекләр ассоциациясенә кергән Башкортстан һәм Татарстан милли-мәдәни оешмалары да актив катнашып килә. Бәйрәмдә шушы милләтләрнең милли ашлары белән сыйланырга мөмкин булачак. Тамашачылар шулай ук милли сәнгать коллективлары һәм эстрада йолдызлары катнашындагы концерт карый алачак. Мәйданда шулай ук төрле уеннар да катнаша оештырыла.