Диспетчерлар Чаллының җәмәгатьчелек транспорты хәрәкәтен тәртипкә сала

Диспетчерлар Чаллының җәмәгатьчелек транспорты хәрәкәтен тәртипкә сала

(Чаллы, 11 март, "Татар-информ", Илисә Ганиева). Чаллыда Фәрит Вәлиев җитәкчелегендә бердәм транспорт-диспетчер хезмәте пәйда булды. Яңа шәһәр структурасында 36 кеше эшләячәк. Аларның төп максаты - Чаллы урамнары һәм проспектларында пассажирлар транспорты агымын җайга салу.

Диспетчер хезмәте җитәкчесе сүзләренчә, хәзер яңа структура пассажирлар агымын, электр транспорты, автобуслар һәм "ГАЗель"ләр маршрутын өйрәнү белән шөгыльләнә. Бу эш нәтиҗәсендә автобуслар һәм һәр маршрутта шәхси йөртүчеләрнең линиягә чыгу расписаниесен төзелергә тиеш. Алар кешеләргә һәм транспортчыларга уңайлы булсын өчен билгеле бер интервал белән йөриячәк. Мондый расписание 28 мартта төзелеп бетәргә тиеш.