Балтач табиблары хисап тотты

Хастаханәнең эшчәнлегенә бәя бирергә Татарстан Сәламәтлек министры урынбасары Фәридә Яркәева килгән.

(Балтач, 11 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт", Зөлфия Шакирова). Балтач районы үзәк хастаханәсендә 2018 елгы эш нәтиҗәләре буенча медсовет утырышы булды. Бу турыда җирле басма яза.

Утырыш эшендә медсовет әгьзалары, табиблык амбулаториясе, бүлек мөдирләре, табиб-белгечләр, авыл фельдшерлары, медицина хезмәткәрләре катнашты. Хастаханәнең эшчәнлегенә бәя бирергә Татарстан Сәламәтлек министры урынбасары Фәридә Яркәева килгән, шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов катнашты.