Балтачта гражданнар оборонасы буенча эшчәнлек өйрәнелде

Гражданнар оборонасы буенча 2017 елда районда башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм 2018 елга максат-бурычлар билгеләнде.

(Балтач, 11 февраль, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Балтач районы Советының утырышлар залында гражданнар оборонасы буенча 2017 елда районда башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм 2018 елга максат-бурычлар билгеләнде.Әлеге утырыш район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә узды, дип яза район газетасы.

Утырыш эшчәнлегендә Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрының урынбасары Андрей Орлов катнашып, чыгыш ясады. Андрей Николаевич районда гражданнар оборонасы буенча һәм гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калуда оештырылган эшчәнлекне уңай бәяләде.

"Тик узган елда гадәттән тыш хәл вакытында килеп чыккан бер үлем очрагын искә алып, бу сезнең районны бизәми. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә, олы яшьтәге ялгыз яшәүчеләрнең яки иясез йортларны сатып алып яңа хуҗалар яши башлаган очракта иң беренче электр үткәргечләргә нык игътибар итәргә яки тулысынча алмаштыруларын сорарга кирәк. Янгын яки бәла-казаларны булдырмый калу күпкә мөһимрәк", – диде ул үз чыгышында. Авыл җирлеге башлыкларына мөрәҗәгать итеп үз территориягездәге һәр гаиләне белергә, имин булмаган гаиләләрне катгый контрольдә тотарга кирәк, дип басым ясады.

Әлеге утырышта район Советы һәм башкарма комитетының бүлек мөдирләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре рәисләре, авыл җирлеге башлыклары, оешма-учреждение җитәкчеләре катнашты.