Казан ярминкәсендә хуҗалык-көнкүреш тауарлары күргәзмәсе була

Казан ярминкәсендә хуҗалык-көнкүреш тауарлары күргәзмәсе була

(Казан, 11 февраль, "Татар-информ"). 16 февральдә "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә "Хозбыт" хуҗалык һәм көнкүреш тауарларының махсуслаштырылган күпләп-ваклап сату күргәзмә-ярминкәсе ачыла. Күргәзмә ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыгы һәм Казан хакимияте ярдәме белән үткәрелә.

Күргәзмәдә көнкүреш техникасы, электр яктырткыч приборлары, көнкүреш химиясе продукциясе, савыт-саба, бакча кораллары һ.б. тәкъдим ителә. Күргәзмә-ярминкәдә Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан, Идел буе шәһәрләреннән һәм Россиянең башка төбәкләреннән 40 җитештерү предприятиесе катнашачак. Күпләп һәм берәмләп сату белән шөгыльләнүче оешмалар күргәзмәдә эшлекле элемтәләр урнаштыра һәм килешү төзи ала.

Күргәзмә 20 февральгә кадәр дәвам итәчәк. "Казан ярминкәсе" ААҖнең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, бу көннәрдә күргәзмә үзәге территориясендә "Текстиль и мода. Весна-2005" күпләп сату һәм "Мужчина и стиль" үзенчәлекле ярминкәләре эшләячәк.