Чирмешән районында “моржлар” Әккәрәй бәкесендә коена

Монда бәке ясаганнар, аның тирәсен тотып алганнар, су төбенә тактадан идән җәйгәннәр, яр буеннан менеп-төшәргә баскычлар урнаштырганнар.
(Чирмешән, 11 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районында “моржлар” Әккәрәй бәкесендә коена. Бу авылда хәтта “моржлар” клубы да бар. 8 гыйнвар көнне авылдашлар Сөлчә елгасы яр буенда җыелганнар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.Монда бәке ясаганнар, аның тирәсен тотып алганнар, су төбенә тактадан идән җәйгәннәр, яр буеннан менеп-төшәргә баскычлар урнаштырганнар.Көн салкын булуына карамастан, бәкедә байтак кеше коенган. Тиздән 80 яшен тутыручы Раиса Квакова да беренчеләрдән булып су кергән.Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы, Нептун, Су анасы һәм башка әкият геройлары да килгән.Биредә чәй табыны да әзерләгәннәр, уха да пешергәннәр.