11 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Татар халкы үсеше стратегиясенең эскизы тәкъдим ителде, теплица төзүгә чыгымнарын компенсацияләү бетерелә, эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе артты.
Татарстанның ике прокурорына Россия Президенты рәхмәте игълан ителде / Россиянең Генераль прокуратурасында прокуратура органнары оешуга 29 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар булды.Фермерлар берлеге рәисе: Кытайда авыл хуҗалыгына ярдәм 50 тапкырга күбрәк / Камияр Байтемиров фикеренчә, дәүләт авыл хуҗалыгына бирелә торган акчаларга анализ ясарга тиеш.Татарстанда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе артты / Эшләмәүче кеше пенсиясе күпмегә артуын иминият пенсиясен 1,0705кә тапкырлап белә ала, диде Эдуард Вафин.Новосибирскида «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча спекталь куелачак / Репетицияләр гыйнварда башлана. Премьера март аена тәгаенләнгән.Казанда Идел буе Арбитраж судының кабат билгеләнгән җитәкчесен рәсми төстә тәкъдим иттеләр / Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хакимият органнарының уңышлы эшчәнлеге өчен тотрыклылыкның әһәмиятенә игътибар юнәлтте.Шәрык телләре буенча республика олимпиадасына йөздән артык укучы җыелды / Олимпиада нәтиҗәләре 12 гыйнварда игълан ителәчәк.Быел теплица төзүчеләрнең чыгымнарын компенсацияләү бетерелә / Татарстан фермерлар берлеге рәисе авыл хуҗалыгына ярдәм күрсәтүдә даимилек булмауга зарланды.Быел Татарстан авылларында яшәүче 50 мең кеше пенсиягә өстәмә акча алачак / Әлеге өстәмә акчаны алу өчен кешенең авыл хуҗалыгында 30 еллык эш стажы булырга, ул эшләмәскә һәм авыл җирендә яшәргә тиеш.Татар халкы үсеше стратегиясенең эскизы тәкъдим ителде / Утырышта документны халыкка җиткерү, тормышка ашыру мактасында, таррак даирә аша зур аудиторияләргә чыгу тәкъдимнәре яңгырады.“Парламент газетасы” баш редакторы “Татар-информ” агентлыгы эшен югары бәяләде / Татарстаннан кызыклы язмалар “Парламент газетасы”ның федераль чыгарылышына да алыначак.Ваһапов фонды ун елга “Дуслык күпере” товар билгесен рәсмиләштерде / Быел “Дуслык күпере” татар-башкорт эстрада фестивале апрель аенда Россиянең 17 шәһәрендә үтәчәк.Камал театры "Килмешәк" спектакле белән беренче тапкыр Һиндстанга сәяхәт кылачак / Спектакль Дели һәм Варанаси шәһәрләрендә Халыкара фестиваль кысаларында 6 - 8 февральдә күрсәтеләчәк.Артур Исламов "Үзгәреш җиле" фестивален татар эстрадасының горурлыгы дип саный / Җырчы сүзләре буенча, "Үзгәреш җиле" татар музыкасына керткән өлеше белән тарихка кереп калачак.