Пенсияләргә икенче индексация 1 апрельдә үтәчәк

Ике индексацияне исәпләсәң пенсияләр 5,8 процентка артырга тиеш.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Пенсияләргә икенче индексация 2017 елның 1 апрелендә үтәчәк. Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин җиткерде, дип хәбәр ителә russian.rt.com сайтында.

Беренче индексация 1 февральдә булыр дип көтелә. Ике индексацияне исәпләсәң, пенсияләр 5,8 процентка артырга тиеш. Министр аның өчен кирәкле ресурслар федераль һәм төбәк бюджетларында бар, дип ышандырды.