Яшь гаиләләр дәүләт ярдәмен тоеп яши

Урта Уралда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы уңышлы тормышка ашырыла

(Екатеринбург, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова). Үткән елда Свердлау өлкәсе Русия Федерациясенең төбәкләрне үстерү министрлыгы белән берлектә “Торак” федераль максатлы программасы нигезендә “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасын тормышка ашыру буенча килешү төзи.
Программа чикләрендә өлкә хөкүмәте торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә акчалата ярдәм күрсәтә. Яшьләр федераль һәм урындагы бюджеттан, банклардан һәм башка оешмалардан өстәмә матди ярдәм ала.

Свердлау өлкәсенең физик культура һәм спорт буенча министр урынбасары Евгений Сильчукның өлкә хөкүмәтенең киңәшмәсендә катнашучыларга биргән мәгълүматләренә караганда, 2010 елда торак булдырганда һәм йорт төзегәндә 292 гаилә финанс ярдәм алган. Баласы туган һәм баланы уллыкка алган гаиләләргә дә хөкүмәт өстәмә социаль ярдәм күрсәткән.

2010 елда Русия Федерациясе субъектлары арасында “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасын тормышка ашыру конкурсында җиңеп чыккан төбәк буларак, Урта Урал федераль бюджеттан 50 миллион өстәмә акча алуга ирешә.