Яңа ел бәйрәме көннәрендә Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә 334 кеше салынган

Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең кабул итү бүлегенә, кичектергесез медицина ярдәме сорап, 513 кеше мөрәҗәгать иткән

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). Бәйрәм көннәрендә Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең кабул итү бүлегенә, кичектергесез медицина ярдәме сорап, 513 кеше мөрәҗәгать иткән. Клиникага 334 кеше, шул исәптән 226 бала яткырылган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хастаханәдә дәваланучыларның күбесе - ОРВИ һәм грипп белән авыручылар. Реанимация бүлекләренә - 15, шулар арасында үлекле бактериаль менингит һәм менингоэнцефалит белән авыручы 8 кеше салынган.