ТР Студентлар лигасы юбилей елы планын раслый

Республиканың төп студентлар оешмасы төзелүгә быел 15 ел тула

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”).ТР Студентлар лигасы бүген 2011 елга эш планын раслый. ТР Хөкүмәте, Югары уку йортлары ректорлары советы һәм Студентлар лигасы арасында төзелгән өч яклы килешү нигезендә, бу план ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Ректорлар советы рәисе Илшат Гафуров белән килештереләчәк.
ТР Студентлар лигасы президенты Тимур Сөләйманов сүзләренә караганда, быел социаль юнәлеш һәм студентларның мөһим социаль проблемаларын ( шәһәр җәмәгать пассажир транспортында студентлар өчен юл йөрү билетн гамәлгә кую, спорт объектларына түләүсеә яки ташламалар нигезендә шөгыльләнү, торак белән тәэмин итү) хәл итүгә йөз тоткан проектлар оешма эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләр булачак. Аларның барысы да республика студентлары фикерләрен исәпкә алып хәл ителәчәк. Шуны күздә тотып, студентларның масс-медиасын көчәйтергә уйлыйлар.
2011 ел Студентлар лигасы өчен юбилей елы да. Республиканың төп студентлар оешмасы төзелүгә 15 ел тула. ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы хәбәрләренә караганда, юбилей чараларына 19 мартта старт биреләчәк.
Юбилей елында Лига студентлар өчен сюрприз да әзерли.