Татарстан синоптиклары кар явачак, дип вәгъдә итә

Казан шәһәрендә көндез 7-9 градус салкын, Татарстан буенча – 7-12

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, урыны белән кар явуы көтелә.
Казан шәһәрендә көндез 7-9 градус салкын, Татарстан буенча – 7-12.
13 гыйнвар төнендә республикада аяз һава, явым-төшеп көтелми. Һава температурасының 16 градуска кадәр, ә көн аязганда 21 градуска кадәр төшүе көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.