Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында ике яңа җитәкче

Алар – Юрий Аляшев белән Фәрит Хәнифов

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында ике яңа җитәкче билгеләнде. Алар – Юрий Аляшев белән Фәрит Хәнифов.
Сәнәгать объектлары төзелеше белән бәйле проектларны гамәлгә ашыру буенча министр урынбасары кәнәфиендә Юрий Кузьминны алмаштырган Юрий Аляшев 1956 елның 30 августында Чаллы шәһәрендә туа. 1980 елда Казан төзелеш-инженерлык институтын “Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше” белгечлеге буенча тәмамлый. Юрий Аляшев Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына 2008 елда Төзелеш комплексын үстерү идарәсе җитәкчесе итеп чакырыла. Бу вазифада ул бүгенгә кадәр эшләде.
Тагын бер яңа министр урынбасары Фәрит Хәнифов исә икътисад һәм инвестициялоәр блогы өчен җавап бирәчәк. Ул 1961 елның 7 мартында туа. 1983 елда Казан төзелеш-инженерлык институтын тәмамлый. Вуздан соң 1983-1986 елларда “Татколхозстрой” берләшмәсендә мастер, соңрак Тукай колхозара күчмә механикалаштырылган колоннасында прораб булып хезмәт итә. 1986-90 елларда –Алабуга колхозара күчмә механикалаштырылган колоннасында баш инженер. 1990-95 елларда Алабуга шәһәрендә “Лада” проект-төзелеш кооперативын җитәкли. 1995-98 елларда – “Татгазстрой” ААҖ “Алабуга газстрой” филиалы директоры. 1998 елдан Алабуга районы хакимияте башлыгы урынбасары, Алабуга районы капиталь төзелеш идарәсен җитәкчесе. 2005 елның декабреннән алып биш ел дәвамында “Алабуга районы” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазифасында хезмәт итте. 2010 елның ноябреннән Алабуга районы Башкарма комитетын җитәкләде.