Республикада җәрәхәтләрне дәвалау үзәкләрендә 32 кешегә ярдәм күрсәтелгән

Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан аша уза торган М-7 юлындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә 49 кеше зыян күргән

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан аша уза торган М-7 юлында 16 юл-транспорт һәлакәте күзәтелгән. Нәтиҗәдә 49 кеше, шул исәптән 8 бала зыян күргән. 5 кеше (шулар арасында 2 бала да булган) һәлак булган. Җәрәхәтләрне дәвалау үзәкләре көчәйтелгән режимда эшләгән. Анда 32 кешегә ярдәм күрсәтелгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.