Балалар бакчаларына чират кыскара

2010 елда мәктәпкә кадәрге белем бирү учреждениеләры челтәрен үстерү максатлы программасы эшенә йомгак ясалды

(Екатеринбург, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова). Свердлау өлкәсенең хөкүмәт рәисе урынбасары Юрий Биктуганов әйтүенә караганда, үткән елда программа чикләрендә балалар бакчаларында 14000 артык яңа урын булдырыла. Шул исәптән мәктәпкә кадәрге белем бирү учреждениеләрын төзү нигезендә Екатеринбургта – 435, Каменск-Уральскийда яңа 95 урын барлыкка килә. Программа бюджетның башка юллары белән дә тормышка ашырыла.Серов шәһәре округында, шулай итеп, балалар бакчасына янкорма төзелеп, яңа 40 урын булдырыла, Каменск-Уральскийда – 125, Яңаурал шәһәр округында – 225.
Нәтиҗәдә, балалар бакчасына чират 8675 кешегә кыскара.

2011 елда программаны тормышка ашыру дәвам итәчәк. Мәсәлән, тагы да 50 объектны мәктәпкә кадәрге белем бирү учреждениеләры системасына кире кайтару каралган. Тагы да алтысы өр-яңадан төзеләчәк, 25 ремонт ясалачак, 28 объектка проект булдыру каралган.
- Бу - балалар бакчаларында 12000 өстәмә яңа урын булдыру дигән сүз, - ди Юрий Биктуганов.