Ульяновскиның “Ашханә” кафесында ятимнәрне сыйладылар

Ульяновски шәһәренең “Ашханә” татар кафесында Чардаклы балалар йортында тәрбияләнүче сабыйлар өчен корбан мәҗлесе үткәрелде
(Ульяновски, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски шәһәренең нәкъ үзәгендә - Карл Маркс урамында урнашкан “Ашханә” татар кафесында Чардаклы балалар йортында көн күрүче ятим сабыйлар катнашында корбан мәҗлесе булып узды. Әлеге хәйрия чарасы милләт җанлы эшмәкәр – кафеның хуҗасы Илгиз әфәнде Мөлеков тарафыннан оештырылган иде.
Балалар йорты директоры Наилә ханым Мостафина җитәкчелегендә мәҗлескә ике дистәдән артык нарасый килгән иде. Сабыйлар иң элек шифалы корбан шулпасы һәм милли ризыкларыбыз белән сыйландылар. Аннары аларны “Туган тел” татар-башкорт оешмасы активистлары тырышлыгы белән әзерләнгән бай эчтәлекле күңел ачу программасы көтә иде.
Шатлык-куаныч хисләре кичерүче балалар бик теләп үзләренең сәләтләрен дә күрсәттеләр - төрле ярышларда катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр, рәхәтләнеп җырладылар һәм биеделәр. Бәйгеләрдә җиңүче малайлар һәм кызларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Педагогик хезмәт ветераны Изилә ханым Вафина тарафыннан үткәрелгән татар теле дәресе дә сабыйлар күңеленә хуш килде.
- Чардаклы балалар йорты Ульяновски шәһәрендә эшләп килүче бердәнбер татар кафесы коллективы белән егерме елга якын хезмәттәшлек итә. Һәр елны Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәре, шулай ук Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, “Ашханә”леләр бездә тәрбияләнүче ятим сабыйларны үзләренә чакырып кунак итәләр. Кафеның хуҗабикәсе Асия хаҗия Мөлековага һәм аның улы Илгиз әфәндегә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, - диде балалар йортының директоры Наилә Мостафина.
Бүген бу балалар йортында 54 сабый тәрбияләнә, шуларның бишесе татар милләтеннән икән. Бер ел элек бездә бер генә татар баласы да юк иде, кызганыч ки, хәзер аларның саны арта бара, ди Наилә ханым.
“Ашханә” кафесы коллективы һәм “Туган тел” оешмасы җитәкчеләре әлеге балалар йортында көн күрүче татар сабыйлары белән киләчәктә тыгыз элемтәдә тору хакында килештеләр.