ТР мәгариф һәм фән министрлыгының гомумбелем бирү учрежденияләренә мөрәҗәгате

Һава температурасы бик түбән булганда укучылар өчен куркынычсыз шартлар тудыру максатыннан ТР мәгариф һәм фән министрлыгы гомумбелем учрежденияләре игътибарына киңәшләр юллаган
(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәридә Гыйбадуллина). ТР мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтыннан алынган хәбәргә караганда, гомум урта белем бирү учрежденияләрендә түбәндәге температураларда, ягъни 1-4 сыйныфларда шәһәр мәктәпләре өчен 25 градус һәм аннан түбән, авыл мәктәпләре өчен 23 градус һәм аннан түбән; 1-9 сыйныфларда шәһәр мәктәпләре өчен 27 градус һәм аннан түбән, авыл мәктәпләре өчен 25 градус һәм аннан түбән; 1-11(12) сыйныфларда шәһәр мәктәпләре өчен 32 градус һәм аннан түбән, авыл мәктәпләре өчен 30 градус һәм аннан түбән булганда дәресләрне үткәрмәскә; балалар өчен консультацияләр, аерым дәресләр һәм кайнар аш хәстәрен алдан күреп, укырга килүчеләрне кабул итүне оештырырга; түбән сыйныф укучылары өчен кизү тору төркемнәрен оештырырга.
ТР мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүеннән күренгәнчә, бу мәгълүмат республиканың бөтен районнарына да җибәрелгән.