ТР Дәүләт торак фонды торак бүлү буенча конкурсларны дәвам итә

Бу көннәрдә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан гамәлгә ашырылучы торак программаларында катнашучылар фатирлар сайлауны дәвам итә
(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Булат Сруров). Бу көннәрдә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан гамәлгә ашырылучы торак программаларында катнашучылар, узган елның ахырында игълан ителгән конкурсларда фатирлар сайлауны дәвам итә.
“Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Дәүләт торак фондының матбугат хезмәтеннән белдерүләренчә, сайлауга Түбән Кама шәһәренең Тынычлык проспекты һәм Стеденческая урамнарындагы 150дән артык фатир тәкъдим ителә. Әхмәтшин урамында (Чаллы) урнашкан йорттагы 40ка якын фатир әлегә бүленмәгән килеш кала бирә.
Моннан тыш, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Кама Тамагындагы яңа йортларда торак бүлү буенча конкурслар дәвам итә. Фонд белгечләре әлеге конкурсларга гыйнвар ахырына кадәр нәтиҗә ясарга ниятли.