ТКХны реформалаштыруга ярдәм буенча федераль фонд бүген селектор киңәшмәсе уздыра

Алдагы 4 елда Татарстанда 9 меңнән артык күп фатирлы йортка капиталь төзекләндерү үткәреләчәк
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм буенча федераль фонд бүген Россия төбәкләренең җаваплы вәкилләре катнашында фондтан финанс ярдәме алуга заявкалар әзерләү мәсьәләсенә багышлап селектор киңәшмәсе уздыра. Киңәшмәдә шулай ук Фонд тарафыннан субъектларга расланган финанс ярдәменең чик күләме, торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруда төбәк һәм җирле бюджетларның өлешләп катнашуы турында сүз барачак.
Мәгълүм булганча, узган елның июлендә төзелгән Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм буенча федераль фонд регионнар белән берлектә күпкатлы йортларны капиталь ремонтлауны финанслауда катнаша. Бу максатларга 240 млрд. сум акча каралган. Фонд чыгымнарының масатчан тотылуын составында РФ Президенты, Хөкүмәте, Федераль җыен һәм Җәмәгать палатасы вәкилләре булган Күзәтүчеләр советы контрольгә алачак.
«Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фонды турында»гы федераль законны тормышка ашыру барышында быелдан Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү буенча 4 елга исәпләнгән республика комплекслы программасы гамәлгә ашырыла башлый. Аның нигезендә, Татарстанда 14,6 млн. кв. м мәйдандагы торакка капиталь ремонт үткәреләчәк. Ягъни бу 9 меңнән артык күп фатирлы йорт дигән сүз (1993 елга кадәр төзелгән). Федераль фонд раслаган лимит нигезендә, 4 ел дәвамында Татарстанга күпкатлы йортларга капиталь ремонт үткәрү өчен 6 млрд. 652 млн. сум акча бүлеп биреләчәк. Финанслауда шулай ук республика һәм муниципалитетлар бюджеты, халыктан алынган түләүләр, лизинг схемасы һәм кредит ресурслары да файдаланылачак. Республика, муниципалитетлардан һәм халыктан алынган түләүләрдән килгән ресурслар 17 млрд. сум күләмендә планлаштырыла.