Түбән Камада яңа ел каникуллары төгәлләнде

Түбән Каманың 23 меңнән артык укучысы бүген парта артына утырды
(Түбән Кама, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Бүген Түбән Кама мәктәпләрендә 23240 бала һәм яшүсмер парта артына утырды.
Бүген Түбән Каманың 23 меңнән артык укучысы өчен кышкы каникуллар төгәлләнде. Шәһәр мәгариф идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, көннәрнең салкын торуына кармастан, балалар һәм яшүсмерләрнең барысы да иртән мәктәпкә килде, дәресләр башка көнгә күчерелмәде.
Шунысын да искәртик, яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә Түбән Камада 50гә якын мәктәп яны лагеры эшләде. Аларда түбән һәм урта сыйныфларда укучы 1,5 меңгә якын бала (күпчелеге – аз тәэмин ителгән һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр) бушлай ял итү бәхетенә иреште. Алар өчен махсус мәдәни-күңел ачу программасы әзерләнгән иде – музейлар, кино һәм шәһәр чыршыларына походлар оештырылды, малайлар һәм кызлар актив рәвештә спорт һәм иҗат белән шөгыльләнде.